
Ир-ат әлеге сәер балыкны Түбән Кама районының Ильинское күлендә гап-гади суалчанга тоткан. Башта ул аны карабалык яки ротан дип уйлый, әмма җентекләбрәк карагач, ялгышканлыгын аңлый. Ир әлеге сәер балыктан уха пешерергә яисә кыздырып ашарга шикләнә. Җирле экологларга күрсәтеп караса да, аның нинди балык икәнлеген әйтә алмыйлар.
Комментарийлар