Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама районы башлыгы мәгариф идарәсе җитәкчелегендә үзгәрешләр булачагын әйтте

Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин, гаилә хәленә бәйле сәбәпләр аркасында, үз эшеннән китә. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин җиткерд...

Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин, гаилә хәленә бәйле сәбәпләр аркасында, үз эшеннән китә. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин җиткерде.
Түбән Кама районы башлыгы мәгариф идарәсе җитәкчелегендә үзгәрешләр булачагын әйтте
 
Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Команда әгъзасы белән аерылышу һәрвакыт җиңел түгел, - диде Түбән Кама мэры. - Вадим Николаевич безнең коллективка 2016 елда килде һәм төп өлкәләрнең берсе - мәгариф өлкәсен җитәкләде. Бу вакыт эчендә бик күп (һәм иң мөһиме - сыйфатлы) үзгәрешләр булды. Бүген безнең мәгариф системасы республика лидерлары бишлегенә керә".
Айдар Метшин әйтеп узганча, сораулар һәм авырлыклар җитәрлек булса да, мәгариф идарәсе аларны һәрвакыт хәл итеп килде. "Вадим Николаевич беркайчан да, бернинди шартларда да чигенмәде, - диде шәһәр башлыгы. - Ул - тавыш күтәрми торган, бик акыллы һәм системалы җитәкче, шул ук вакытта күңел җылысын саклап кала алды, үзенең осталыгын һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләренә тапшырырга әзер булды".
Айдар Метшин хәбәр иткәнчә, Вадим Матюшин Чаллыда яңа төзелеп килүче мәктәпне җитәкләячәк. Яр Чаллы массакүләм мәгълүмат чаралары фаразлары буенча, сүз шәһәрнең 65нче комплексында урнашкан мәктәп турында бара, ул 2019 елның 1 сентябрендә ачылырга тиеш.
Шул ук вакытта Түбән Камада мәгариф структурасын административ үзгәрешләр көтә. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, киләчәктә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәләре берләштереләчәк, шулай ук башка үзгәрешләр дә булачак. Боларның барысы турында, шулай ук мәгариф идарәсен кем җитәкләячәге турында якын араларда хәбәр ителәчәк.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180188/

Комментарийлар