Түбән Кама район үзәк хастаханәсе "Яшәргә вакыт!" илкүләм премиясенә ия булды
Узган атна ахырында Мәскәү шәһәрендә илнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә "Яшәргә вакыт!" бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы узды. Түбән Кама район үзәк хастаханәсе дә премиягә лаек булды. Бу...
Узган атна ахырында Мәскәү шәһәрендә илнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә "Яшәргә вакыт!" бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы узды. Түбән Кама район үзәк хастаханәсе дә премиягә лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Премия инсульт кичергән пациентларны дәвалау, профилактик ярдәм күрсәтү һәм реабилитацияләүдә иң югары нәтиҗәләрне билгели. Түбән Кама район үзәк хастаханәсе "Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары белән авыручыларны дәвалау өчен иң яхшы беренчел кан тамырлары бүлеге" номинациясендә җиңүгә иреште.
"Яшәргә вакыт!" - инсульт темасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук коллективларның һәм табибларның, аерым белгечләрнең һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләренең һәм дәүләт эшлеклеләренең әлеге авыру белән көрәштә казанышларын билгеләп үтүгә юнәлдерелгән премия.
Премия 2016 елда инсульт белән көрәш буенча милли ассоциация (НАБИ) һәм Россия реабилитологлар берлеге инициативасы буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куелган.

Комментарийлар