Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама идарәче компаниясе эш нәтиҗәләре буенча ил күләмендә алдынгы урынны алган

Түбән Каманың "Жильё" идарәче компаниясе Россиянең иң яхшы 50 идарәче компаниясе арасында алтынчы урынны алган. Рейтинг Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды тикшеренүләре нигезен...

Түбән Каманың "Жильё" идарәче компаниясе Россиянең иң яхшы 50 идарәче компаниясе арасында алтынчы урынны алган. Рейтинг Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды тикшеренүләре нигезендә төзелгән, исемлеккә 17 мең оешма кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Нәтиҗәләр ясаганда, идарәче компаниянең эшчәнлек масштабы, финанс ягыннан тотрыклылыгы, нәтиҗәлелеге, дәрәҗәсе, эш күрсәткечләренең һәркемгә ачык булуы исәпкә алынган. Исемлектә беренче урында Краснодар шәһәре идарәче компаниясе тора.
Түбән Камадан тыш, әлеге исемлектә беренче иллелектә Сарман районы (40нчы урын), Казанның "Танкодром" торак-коммуналь хуҗалыгы (50нче урын) да бар.
 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/03/183861/

Комментарийлар