Логотип «Мәйдан» журналы

Троицк өлкә Сабан туенда иң яхшы җеп эрләүче, иң озын толым иясен ачыклаганнар

Узган шимбәдә Чиләбе өлкәсе Троицк каласында үткәрелгән Сабан туенда тәүге тапкыр "Иң яхшы җеп эрләүче"не ачыклаганнар. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессы хәбәр итә.Сабан туе узган мәйданда өч төрле...

Узган шимбәдә Чиләбе өлкәсе Троицк каласында үткәрелгән Сабан туенда тәүге тапкыр "Иң яхшы җеп эрләүче"не ачыклаганнар. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессы хәбәр итә.
Сабан туе узган мәйданда өч төрле утар: татар, башкорт, казах утарлары урнаштырылган. Аларда милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырылган, китаплар һәм сувенирлар сатылган.
Балалар өчен ясалган аерым мәйданчыкта кулчатырлар фестивале һәм сабын куыгы парадын уздырганнар. Шулай ук ярышлар, эстафеталар да үткәрелгән.
"Осталар шәһәрчеге"ндә иң озын һәм матур толым иясен ачыклаганнар.
Өлкәкүләм Сабан туенда беренче тапкыр "Иң яхшы җеп эрләүче" хатын-кыз ярышы үткән. Шулай ук милли ризыкларны иң яхшы белүчене ачыклаганнар. Моның өчен бәйгедә катнашучылар ярты сәгать эчендә токмач ашы пешерергә тиеш булган.
Бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да чәкчәк һәм милли ризыклар белән сыйлаганнар. Оештыручылар сүзләренчә, Троицк Сабан туенда 20 меңләп кеше катнашкан. Татарстаннан кунак буларак Мөслим районы делегациясе чакырулы булган.
 
 

Фото: соцчелтәрләр



https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар