Логотип «Мәйдан» журналы

Транспорт билетының яңа төре кертелде

1350 сумлык әлеге билет транспортта ай буе чикләнмәгән күләмдә йөрү мөмкинлеге бирә. Аны “Россия почтасы” һәм “Ак Барс банк” бүлекчәләрендә теләсә нинди транспорт төренә нульле ресурстан башлап яздыры...

1350 сумлык әлеге билет транспортта ай буе чикләнмәгән күләмдә йөрү мөмкинлеге бирә.
Аны “Россия почтасы” һәм “Ак Барс банк” бүлекчәләрендә теләсә нинди транспорт төренә нульле ресурстан башлап яздырырга була, ягъни ташламалы булмаган транспорт картасына, “КАМАЗ” хезмәткәренең универсаль картасына, мәктәп укучысы картасына, “Ак Барс банк” картасына да яздырырга мөмкин. Түләүләр алдагы айның 10 нчы числосыннан агымдагы айның 9 ына кадәр башкарылырга тиеш. Мәсәлән, апрель өчен түләүне 10 марттан 9 апрельгә кадәр кертергә кирәк.

Комментарийлар