Трамвай ишегенә кысылып калган ир көчкә исән калган
Әлеге хәл Саратов шәһәре үзәгендә көпә-көндез булган. Вакыйганың шаһитлары төшереп алган видеоязмадан күренгәнчә, трамвай ишегенә аягы кысылып калган мескен ир-ат җирдән сөйрәлеп бара. Моны күре...
Әлеге хәл Саратов шәһәре үзәгендә көпә-көндез булган.
![0dc7a7fb964b08a1d654a8d220279c82](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/10/0dc7a7fb964b08a1d654a8d220279c82.jpg)
Вакыйганың шаһитлары төшереп алган видеоязмадан күренгәнчә, трамвай ишегенә аягы кысылып калган мескен ир-ат җирдән сөйрәлеп бара. Моны күреп алган башка пассажирлар кисәтүенә һәм узып баручы автомобиль хуҗалары сигнал бирүенә карамастан, трамвай йөртүче ханым нилектәндер ишетми. Бәхеткә, күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-ат исән кала, ул хастаханәдә.
Хәзерге вакытта фаҗига буенча тикшерү бара.
Комментарийлар