ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры "Якыннарыңны Татарстан ММЧ на яздыр" акциясен хуплады
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов социаль челтәрләрдә #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштегы белән “Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧ на яздыр” акциясен хуплады. ТР яшьләр эш...
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов социаль челтәрләрдә #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштегы белән “Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧ на яздыр” акциясен хуплады.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры якыннары өчен “Казань” журналын яздырган, ә Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләргә - “Сабантуй” журналын, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Министр фикеренчә, онлайн-ММЧ белән көндәлек басмалар арасында баланс саклау зарур.
Искәртеп үтик, туганнарны һәм якыннарны газета-журналларга яздырудан тыш, социаль учреждениеләрне дә көндәлек басмаларга яздыртырга була. Мисал өчен, өлкәннәр яки балалар йортларын.
Акциягә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да кушылды.
Сез дә бу чарага кушыла аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Комментарийлар