Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар

Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләделәр. Фот...

Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләделәр.
0365 Фото: архив/Солтан Исхаков
Татарстан Хезмәт министрлыгы “Таттеплосбыт” җәмгыяте йортларында яшәүче кешеләргә генә субсидияләр түләүне башка компания йортларында яшәүчеләргә карата дөрес булмый, дип саный. Шул сәбәпле, 2018 елның 1 июленнән "Таттеплосбыт" кулланучыларына субсидияләр түләү туктатыла.
Шулай да кулланучылар, шартларын белеп эш иткәндә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, диделәр ведомствода.
Әгәр дә төбәк стандартларыннан чыгып исәпләнгән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе гаиләнең тулаем кеременең 21 процентыннан артса, тору урыны буенча Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр шунда билгеләнә.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар