Логотип «Мәйдан» журналы

ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында “Урман чаңгы юллары 2016” спартакиадасы була

12 март көнне ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уздырыла торган “Урман чаңгы юллары 2016” спартакиадасы була.Анда министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослес...

12 март көнне ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уздырыла торган “Урман чаңгы юллары 2016” спартакиадасы була.
article259
Анда министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослесинфорг” ФБУ Казан филиалында, “Восточно-Европейская ЛОС” ФБУ ВНИИЛМ филиалында, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ эшләүчеләр, Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техника көллияте студентлары арасыннан төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кыз командалары катнашачак.
Республиканың барлык урман берләшмәсен җыя торган спартакиада, гадәттәгечә, Кукмара муниципаль районының Лубян авылында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар