ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Халыкара урманнар көне белән котлавы
Хөрмәтле Татарстан халкы, сезне ихлас күңелдән Халыкара урманнар көне белән тәбрик итәм! Халыкара урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына...
Хөрмәтле Татарстан халкы, сезне ихлас күңелдән Халыкара урманнар көне белән тәбрик итәм!
Халыкара урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү. Халыкара урманнар көне “яшел байлык”ка карашны үзгәртү өчен җирлек бирсен.
Безнең һәркайсыбыз Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын сакларга булыша.
Татарстанның урман тармагында югары квалификацияле хезмәткәрләр, үз эшенең профессионаллары эшли, алар кулы белән меңнәрчә гектар яшел утыртмалар булдырылды, күпчелек урман биләмәләре ялкыннан, авырулардан һәм корткычлардан саклап калынды. Ләкин урманны саклау урман хезмәткәрләреннән генә түгел, ә Татарстандагы һәркемнән тора.
Шушы көндә чын күңелдән Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсына ныклы сәламәтлек, бәхет, ныклык, оптимизм һәм иминлек телим! Киләчәк буыннар өчен табигатьне саклау файдасына нәрсәдән баш тартырга мөмкин булуы хакында һәркем уйлансын иде. Урманны бергәләшеп саклыйк!
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Комментарийлар