Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2016 елда капиталь төзекләндерелергә тиешле 8 техникумны атады

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча оештырылучы ресурс үзәкләренең сигез бинасы төзекләндереләчәк, бу максатка 682 млн сум акча тотылачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган ма...

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча оештырылучы ресурс үзәкләренең сигез бинасы төзекләндереләчәк, бу максатка 682 млн сум акча тотылачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
800148077
Спикер сүзләренчә, белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү кысаларында 2014 елдан башлап ТР Президенты Татарстанның төп эш бирүчеләренең кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен төзелә торган ресурс үзәкләре бинасын ремонтлау турында карар кабул иткән иде. "Көллият, техникум һәм училищелар базасында ресурс үзәкләре төзелә. Алар халык хуҗалыгының теге яки бу тармагы өчен кадрлар әзерләүгә комплекслы якын киләчәк. 2014 елда 10 техникум ремонтланды, 2015 елда - 9 объект, әлеге максатка 681 млн сум акча тотылды. Был 682 млн сумга 8 техникум төзекләндереләчәк", - диде ул.
И.Насыйров быел торышы тәртипкә китереләчәк объектларны да санап китте: Әтнә авыл хуҗылыгы техникумы (77 млн сум акча бүленгән), Казан сәүдә-икътисад техникумы (71,7 млн), Поташов исемендәге техник көллият (94 млн), Казан төзелеш көллияте (95,7 млн), Актаныш технологик техникумы (90 млн сум), Чаллы техникумы (40 млн), Буа ветеринария техникумы (56 млн) һәм Казан мәгълүмат технологияләре техникумы (145 млн). Шул ук вакытта аларның кайберләренең капиталь ремонт программасына беренче генә ел кертелүе түгел.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы программаны тормышка ашыруның кайбер үзенчәлекләре турында әйтеп узды. "Андый учреждениеләрдә уку елы 31 майга кадәр дәвам итә, аннары имтиханнар тапшыру чоры башлана. 1 сентябрьдән балалар янә укый башларга тиеш. Шуңа да, төзелеш-монтаж эшләрен башкару өчен вакыт аралыгы зур түгел. Язгы каникулларга кадәр подряд оешмаларын сайлап алабыз, алар уку процессына комачауламыйча гына кайбер эшләрне башлый тора. Язгы каникулларга төп төзелеш материалларын кертү бурычын куябыз. 15 августка барлык эшләрне тәмамлау бурычын куябыз".
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар