Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Мөселманнарының диния нәзарәте "Хәләл" комитетында яңа җитәкче

23 июльдән ТР Мөселманнарының диния нәзарәте карары белән "Хәләл" комитеты рәисе итеп Ирек хәзрәт Зиһаншин билгеләнде. Фото: https://islam-today.ru2016 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Зиһаншин "Зәкят"...

23 июльдән ТР Мөселманнарының диния нәзарәте карары белән "Хәләл" комитеты рәисе итеп Ирек хәзрәт Зиһаншин билгеләнде.
370017-innerresized600-600-dsc01423_red_0 Фото: https://islam-today.ru
2016 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Зиһаншин "Зәкят" Хәйрия Фонды генераль директоры булып эшләде. Ирек хәзрәт "Мәрҗани" мәчете имамы булды, шулай ук Россия Ислам университеты проректоры, "Хәләл" комитеты рәисе урынбасары һәм ТР Мөселманнарының диния нәзарәте мөфтиенең протокол бүлеге башлыгы вазифаларын башкарды.
ТР Мөселманнарының диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты 2005 елда хәләл ризыкларны җитештерү һәм сатуга чыгаруны контрольдә тоту өчен төзелде.
 

Комментарийлар