Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Министрлар Кабинеты тимер юл буйлап йөрүгә ташламалар бирү тәртибен үзгәртте

Татарстан хөкүмәте үз карары белән республика территориясен шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен ташламалар бирүне чикләде. Бу Татарстан Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган документта әйт...

Татарстан хөкүмәте үз карары белән республика территориясен шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен ташламалар бирүне чикләде. Бу Татарстан Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган документта әйтелгән.
poezd
Хәзер 50 процент ташлама «Татарстан Республикасы территориясе буенча шәһәр яны гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында хезмәтләр күрсәтү» буенча билет алганда гына биреләчәк. Тиешле формулировка алдагы редакцияләрдә юк иде.
Сәфәр маршруты башка төбәкләр территорияләре буйлап узганда әлеге ташлама гамәлдә булмаячак.
1 майдан 31 октябрьгә кадәр ташламалар хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сәяси репрессияләрдән зыян күргән һәм зыян күргән дип танылган, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук Татарстан Дәүләт бүләкләренә лаек булган (берничә шартны үтәгәндә) аерым категория гражданнарга бирелә.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр ташламалар мәктәп һәм югары һәм урта махсус уку йортларының көндезге бүлекләре укучылары өчен гамәлдә.
Фото: социаль челтәрдән

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192709/

Комментарийлар