Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Милли музее Ватанны саклаучылар көненә ир-егетләргә бүләк әзерли

ТР Милли музее, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Теләсә кайсы заман өчен сугышчы” (“Воин на все времена”) дип исемләнгән акция уздыра. Чара сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр үткәреләчәк,...

ТР Милли музее, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Теләсә кайсы заман өчен сугышчы” (“Воин на все времена”) дип исемләнгән акция уздыра. Чара сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр үткәреләчәк, ир-егетләр музейга бушлай керә.
DSC_5841-300x200 Фото http://tatmuseum.ru
“Витязь” хәрби-тарихи клубы уздыра торган программа кысаларында кунаклар төрле чорларда ир-атлар нәрсә белән шөгыльләнүен, төрле чорлардагы хәрби предметлар белән таныша алачак. Шулай ук ук ату, Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматларны сүтеп-җыю һ.б. сынаулар каралган.
Аларның барысын да узучылар “Барлык чорларга лаеклы сугышчы” (“Достойный воин всех эпох “) сертификаты белән бүләкләнәчәк.
Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар