Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге арасында меморандум төзелде

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге үзара аңлашу турында меморандум төзеде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты кыса...

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге үзара аңлашу турында меморандум төзеде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге арасында меморандум төзелде
«Талия Миңнуллина һәм Индонезиянең Хәләл яшәү рәвеше үзәге рәисе Сапта Нирвандар Индонезиянең Хәләл яшәү рәвеше үзәге һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалый», - диде тантананы алып баручы.
Меморандумны имзалау тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
KazanSummit кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе дә уза. Анда Талия Миңнуллина Рөстәм Миңнехановка 2019-2022 елларга Хәләл яшәү рәвеше юл картасын тәкъдим итте. Проект алты юнәлеш (туризм, җитештерү, мода, финанс, IT-Хәләл һәм медиа) буенча гамәлгә ашырылачак.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185218/

Комментарийлар