ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермер династияләре бәйгесен игълан итә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасы Гаилә фермер династиясе» дигән бәйге игълан итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.Җиңүчеләргә...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасы Гаилә фермер династиясе» дигән бәйге игълан итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
![0175-1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2019/12/0175-1.jpg)
Җиңүчеләргә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Бәйгедә ким дигәндә ике буында фермер булган һәм гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (крестьян-фермер хуҗалыгының кимендә ике башлыгы) катнаша ала. Беренче буындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе династия башлыгы дип табыла.
Бәйгенең критерийлары түбәндәгеләр:
- крестьян-фермер хуҗалыгы әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (крестьян-фермер хуҗалыгының һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
- гаилә фермер династиясе шәхси эшкуарлар дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).
Крестьян-фермер хуҗалыгының салым бурычы булмаска тиеш.
Гариза һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә, эш көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә.
Комментарийлар