Логотип «Мәйдан» журналы

Төзелеш министрлыгы: Йортта яшәүчеләр капиталь ремонт барышын тикшерүче орган була

Капиталь ремонттан соң күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру өчен, йортта яшәүчеләр сайлап куйган җаваплы кеше эшләрне кабул итү актына имза куярга тиеш.Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында атбугат...

Капиталь ремонттан соң күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру өчен, йортта яшәүчеләр сайлап куйган җаваплы кеше эшләрне кабул итү актына имза куярга тиеш.
Төзелеш министрлыгы: Йортта яшәүчеләр капиталь ремонт барышын тикшерүче орган була
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында атбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.
Ул торак милекчеләре йортларга капиталь ремонт ясый торган компанияләрдән эшләрне сыйфатлы итеп башкаруны таләп итәргә хокуклы, диде. «Торак милекчеләренең капиталь ремонт эшләрен сыйфатлы башкаруны таләп итүе дөрес күренеш. Өстәвенә, капиталь ремонт үткәрү өчен бюджетның яртысы милекчеләрнең кертменнән алына», - дип ассызыклады спикер.
Моннан тыш, бу йортларда яшәүчеләр дә капиталь ремонт барышында контрольдә тотучы орган була, дип искәртте Илдус Насыйров.
На замену лифтов в Татарстане потратят более 700 млн рублей
«Кайчагында милекчеләр аларга фасадны түгел, ә подвалны ремонтларга кирәк, диләр. Милекчеләрнең фикере өстенлекле: йортта нинди эшләр башкарылачагын нәкъ менә алар хәл итә», - диде министр урынбасары.
Капиталь ремонт программасына кертелгән һәр йортта милекчеләр җыелышы үткәрелә, анда аларга бинада булачак эш төрләре турында сөйлиләр, дип өстәде ул.

  • Татарстанда гомуми мәйданы 5,6 млн квадрат метр булган 933 күпфатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырыла.


Фото: Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

Комментарийлар