Логотип «Мәйдан» журналы

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньг...

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды.
Киләсе елда төзекләндерелә торган парклар һәм скверларны сайлау өчен, республикада яшәүчеләрнең ике атнадан артык вакыты бар.
Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.
Казанлылар шәһәрнең теләсә кайсы районындагы җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирә ала. Тавыш биргәннән соң, сораштыруда катнашучы сайлаган район буенча нәтиҗәләр күренәчәк.
Тавыш бирү төзекләдерүгә ихтыяҗ булган объектны күрсәтәчәк. Акциягә 1 июльдә нәтиҗә ясалачак. 2019 елда төзекләдерү программасына кермәгән объектлар 2020-2022 еллар исемлегенә кертеләчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар