Логотип «Мәйдан» журналы

Тоткыннар арасында Коръән укучылар конкурсы оештырылды

Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте мат...

Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада егермегә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
screenshot_20180328_174539 Фото://dumrt.ru
Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп дөрес уку буенча катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. Россия ислам институтының Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән Ибраһим хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлегеннән Марсель хәзрәт Мингалиев, Лениногорск шәһәре имамы Булат хәзрәт Рәүпов җиңүчеләрне ачыклап, электрон Коръән бүләк иттеләр.

Комментарийлар