Логотип «Мәйдан» журналы

Төсләр балкышында

Балачакта һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскә...

Балачакта һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлек-җанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар  кулга эләксә, тизрәк шуларны «җанландырырга» ашыктык. Хәтта ясаган рәсемнәребездә чәчкәләр исен, җиләкләр тәмен дә татып була иде бугай. Рәсем сәнгате рухи үсешебезгә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Бүген дә бу сәнгатьнең тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Боларны тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акчам булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгьнәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу хис бүген дә шул халәтендә. Бала чакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин шул картиналарның эчендә йөзәм сыман хис итәм. Элегрәк буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә, андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап тора идем. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы… Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш- фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортостанның һәм Татарстанның актазанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашка һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм, күргәзмәләрем дә Россия киңлекләрен узып, ерак чит илләрдә дә узгалый. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора.
Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле зирәк тә бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне ничәмә тапкыр киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә, чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә, әнкәм куллары!..
Рәссамнар белән һәрвакыт аралашып, остаханәләрендә булып, бихисап тапшырулар эшләргә дә туры килде. Әле дә алар белән  элемтәм тыгыз. Бу – минем өчен зур бәхет. Һәр рәссамнан үзенчә кызыклы, яңа фикерләр ишетәсең, үзең өчен генә булса да ачышлар ясыйсың. Татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән халык рәссамы Бакый ага Урманче белән дә берникадәр аралашу насыйп булган иде. Бакый аганың хатыны Флора апа Әхмәтова-Урманче Төмәндә яшәүче Бибинур апа белән авылдашлар. Бибинур апа Сабирова белән без дә ахирәтләр. Ул Казанга Бакый агаларга килә иде. Кайчакларда мине дә шунда дәшә. Шулай танышып киттек. Бакый аганың Идел буенда учак тергезеп, балык шулпасы пешергән чагында объективка алган фоторәсеме дә саклана әле миндә. Уң кулында икмәк, сул кулы кесәсендә, ә уйчан күзләре учакка төбәлгән. Янәшәсендә моторлы көймә тирбәлә. Бу күренеш – үзе бер иҗат әсәре!.. Мөгаен, яшәеш, иҗат, туасы көннәр хакында уйланып баккандыр ул. Моннан ярты гасыр элек төшкән фото, бераз саргая төшсә дә, гаҗәеп ихлас фотосурәт! Аның остаханәсендә әкрен генә халкыбыз җырларын көйләп иҗат иткән чаклары беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Олы иҗатына багышлап тапшырулар эшләргә, аңа шигъри юллар багышларга да насыйп булды үземә. Бүген дә аны бик юксынабыз.
Татарстанның халык рәссамы, сынчы-рәссам Әхсән абый Фәтхетдинов белән дә шактый гына аралашып яшәү бәхете тиде. Әхсән абый шигьри сүзгә, моңлы көйгә, борынгы җырларыбызга гашыйк иде.Ул үзе дә күңеле тулышкан чакларда җыр суза иде. Инде без оныта төшкән, халык бәгыреннән чыккан җырларны көйләп йөрергә ярата иде ул.
Сәнгать – ул Кеше дигән бөек затның Табигатькә сихри кагылуыннан туган илаһи көч, гүзәл манзара дигәннәр борынгылар. Ә күренекле рәссам Әхсән абый үзе бу һөнәргә килүен болайрак аңлаткан иде:
– Ул һөнәргә тартылуым миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән. Эш сөюем,тырышлыгым – бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгьмүрәдән, ә рәсем ясау сәләте – урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка күп һөнәрләр иясе әтием Саримнан.
Рәссам гади генә баганаларны да, без уйлансын  өчен, «Вөҗдан баганалары» дип атый. Баганалар кеше күңелендә яши, сөйли, көйли… Аларга карап, кеше туган җирен, авылын искә төшерә. Баганалар – хәтер сакчысы, – дигән иде Әхсән абый үзенең бер әңгәмәсендә.
Аның мөлдерәгән күзле атлары безне кабат уйга сала, бер-беребезне аңлап, тормыш йөген бергәләп күтәрергә дәшә сыман. Әхсән абый соңгы әңгәмәсендә атлар хакында мондыйрак аңлатма биргән иде:
«Атларны халык язмышы белән тиңлим. Алар газаплы елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән җан ияләре. Ерак офыкларга күз салганда, миңа гел атлар карап тора кебек. Атларның күзләренә карагыз әле, аларда никадәр моң, сагыш… Кешеләр атларга якынрак булса, аларның вөҗданнары уяныр иде», – дигән иде ул.
Ул агач һәм рәсем сәнгате белән үрелеп эшләнгән әсәрләре турында да үзәккә үтәрлек фикерләрен әйткән иде:
«Мин агачларны аеруча яратам. Аларны аңлаган кешенең бәгыре саф була. Агачлар да, кешеләр кебек, еллар узгач үлә, юкка чыга. Мин аларның язмышын кешенекенә тиңлим».
Күп еллар буе кеше кулы тимәгән, моңсуланып торган иске киртәләр, баганаларга гашыйк иде Әхсән абый. Ул аларны тере итеп күрә, алар белән сөйләшә, серләшә, аларның телен аңлый иде.
Рәссам соңгы елдагы иҗатын «вакыт поезды» белән чагыштырып, аңа үзенчә нокта куярга омтылды. Әлеге тукталыш аның сүзләре белән болайрак тасвирлана: «Үземне шушы яшемдә рәссам дип саныйм. Бу мизгелем – «вакыт поезды»нда барган кебек. Кайсы тукталышта төшеп каласыңны белеп булмый. Бу дөньяга туганнан алып, киткәнгә кадәр яшәгән чорымда менә шушы хезмәтләрем кала. Ул хезмәтләрне ничек итеп бәяләрләр, ни рәвештә сакларлар, болар – алар вөҗданында», – дигән иде ул соңгы сөйләшүебездә. Аның күңел түрендә йөрткән эчке кичерешләрен, уй-хыялларын, теләк-фикерләрен магнитофон тасмасына яздырып калуым белән мин үземне дә бәхетле саныйм. Чөнки вакытлар узу белән яңа буыннарның хәтере саегырга мөмкин. Ә олуг рәссамның безгә әйтеп калдырган фикерләре еллар үтү белән дә кыйммәтен җуймас.
Үземне рәсем сәнгатенә алып кергән, иҗатка хәер-фатихасын биргән тагын бер остазым – Татарстанның халык рәссамы Илдар абый Зарипов белән дә шактый еллар аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшәдек. Остаханәсендә булып, иҗат турында сөйләшеп утырганда, аның күзләре очкынланып ала да, күңел капчыгындагы хатирәләрен сөйләп китә. Искиткеч җанлы әңгәмәдәш иде Илдар абый. Шуңадыр да, картиналары да безне балачак дөньясына алып кайта кебек.
Үзенең 70 яшьлек юбилее алдыннан остаханәсен төзекләндереп, стеналарын картиналары белән бизәгән иде. Алардан, әйтерсең лә, алмагачлар арасында гүзәл туташлар карап тора сыман, кайберләре исә алмага үрелгәндәй елмая.
– Сиңа ошыймы, Даниякәй?
– Бик гүзәлләр.
– Рәхмәт. Башкалар да ошатты.
Шулай бервакыт Татар cынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында «Казан экспозициясе» күргәзмәсе ачылган иде. Анда Илдар абый үзенең «Яшәсен, социализм» дигән эшен куйган. Бер караганда, әлеге картинаны «Уракта» дип атарга да булыр иде. Ул эше турында үзеннән сорагач, Илдар абый ялкынланып китте:
– Әйе, социализм – кеше турында уйланган сүз бит ул, мәсәлән, социаль яклау. Чит илләргә генә кара син, бездә алай ук яхшы димәс идем, бездә социализм юк әле, әйтмим бөтен нәрсә дә начар дип. Әкрен генә чыгарга кирәк иде безгә, кытайларча, яхшырак та торган булыр идек, – дип тә өстәп куйды.
Илдар абый Зариповның шактый иҗатын хатын-кыз һәм атлар образлары алып тора. Ул үзе дә, хатын-кыз беренче урында торса, атлар икенче урында, дияргә ярата иде. Алар минем иҗатымда туташ-ханымнар белән гел янәшә бара, дия иде. Заманында шәрә хатын-кызларны ясаган өчен Өлкә Комитетның Идеология бүлегенә чакырып, шелтә дә бирәләр үзенә.
– Ходай Тәгалә иңдергән матурлыкны ничек ясамыйсың инде. Хатын-кызларны матур чәчкәгә тиңлим мин. Алар мине иҗатка рухландыра, илһам бирә, – дия иде ул сөйләшеп утырганда. Илдар абый чын мәгьнәсендә ирекле рәссам иде, күңеленә ни-нәрсә якын, шуларны киндергә төшерә торды, хәтта совет заманында да үз-үзенә тугры кала алды. Иҗат кешеләре арасында бу бик сирәк күренеш.
Сәнгать училищесында укыганда, акварель белән дә рәсемнәр төшергән ул. Аннан соң майлы буяуларны үз итә. Төрле комбинацияләр кушып җибәрә, дәү әнисе чулпысындагыча, гүзәл ханымнар толымына тәңкәләр ябыштырып, картиналарына төрле фактура, колорит, үзенчәлекле форма кертеп җибәрергә ярата. Киндерләрен дә гел үзе тарттырып эшләде. Аларның кат-кат буялганын, иске киндерләрне үз итте ул. Берничә кат буяу сеңгәненә рәсем ясау ошый иде аңа.
– Аларның үзенчә биокыры бар, үземнең энергетика сеңгән, җылылык бөркелеп тора, аңлап бетермәслек могҗиза бар аларда, – ди торган иде ул. Берьюлы берничә эшкә тотына, берсеннән арыса, икенчесен, өченчесен ясый башлый. Шул арада үз-үзеннән ниндидер хата эзли, төзәткәләп куя, аягы белән этеп җибәрергә дә күп сорап тормый. Бер утыруда мең төрлегә әйләнергә мөмкин иде ул. Көне буе шулай җил-давыл куптарып иҗат итәр иде. Иҗат җимеше аны канәгатьләндерсә, көннәр буе аңа карап, сокланып та утырырга мөмкин иде рәссам. Ул аларны тере җан итеп хис итә иде булса кирәк, югыйсә, шулкадәр ихластан алар белән сөйләшеп утырмас иде. Чын мәгьнәсендә Олы талант иясе иде Илдар абый.
Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имаш белән дә шактый аралашып яшәдек. Миңа ул бүген дә елга порты ягындагы остаханәсендә иҗат итеп утырадыр кебек тоела. Ни кызганыч, җир җимертеп, зур иҗат дәрте белән янып йөргән Рәшит абый да бүген арабызда юк инде. Мин аңа да үзе исән чакта ук остазым, дип дәшә идем. Рәшит абый чыннан да миңа сәнгать юлымда кечкенә генә иҗатымны олылап, үзенең бәясен бирергә өлгергән остазым иде. Татарстанда узган барлык күргәзмәләремне ачуда да, Россия төбәкләрендә үткән күмәк күргәзмәләргә эшләремне сайлауда да ул миңа зур таянычым булды. Әллә хатыны Тәнзилә апаның якташым булуына мине шулай якын итте инде, ул миңа гел «матурым» дип дәшә иде.
Рәшит абыйның остаханәсендә еш булдым. Ул яңа эшләрен күрсәтеп, аларга карата минем фикерләремне тыңларга да ярата иде.
Рәшит абый Имашның таланты аеруча тарихи шәхесләребезне сурәтләп бирә алуында күбрәк чагылыш тапкандыр, мөгаен. Бервакыт мин аның Габдулла Тукай музеенда портретлардан гына торган күргәзмәсен карап хәйран калган идем. Ул портретларда Тукаебызның бөеклеге дә, Җәлилнең ачы-фаҗигале язмышы да, Хәсән Туфанның шигьри осталыгы да нечкә тоемлау аша сурәтләнеп, алар яшәгән чорны, яшәешне күз алдына китереп бастыра. Беренче адымнарыннан ук кеше психологиясен өйрәнеп, эчке хисләрен ачып бирергә сәләтле булып формалашкан рәссам өчен бу, бәлки, күнегелгән хезмәт кебек кенә саналгандыр, анысын әйтүе кыен. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда ук, диплом эшендә гади генә авыл укытучысын сурәтләп бирергә алынган ул. Сәнгать аша кешенең күңел нечкәлекләрен, яшәү мәгьнәсен, тормыш гамен ачып бирә алган чын оста иде Рәшит абый. Ул – рәсем сәнгате, газета-журнал графикасы остасы да иде. Бигрәк эчкерсез иде инде Рәшит абый!
Аның иҗаты күпкырлы. Сатирик әсәрләр иҗат итүче дә, күп кенә бөек шәхесләребез турында истәлекләр язган каләм остасы да иде әле ул. Шул истәлекләр китабын остаханәсендә дә саклады. Әле тагын бер китап чыгарырга исәбем бар дип, алдагы көннәргә планнары да зурдан иде. Әмма, ни кызганыч, өмет-хыялларын да үзе белән мәңгелеккә алып китте.
Бервакыт мин аңардан:
– Рәшит абый, син үзеңне башкортмы, әллә татар дип саныйсыңмы? – дип сорадым.
– И матурым, мин Башкортстанда – башкорт, Татарстанда – татармын. Ике республиканың да үз улы мин, – дигән иде ул. Әлеге җавабы белән хаклы да булгандыр. Иҗат кешесе өчен монысы, бәлки, бик үк мөһим дә түгелдер. Шулай да ул Казанда үзен үз кеше итеп тоя иде. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?
Минем тыйнак кына иҗат юлымда мондый олы шәхесләр белән очрашып аралашуларым бихисап, барысы турында да сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу истәлек-язмамда бары тик шушы сәнгатькә кереп китәргә миңа хәер-фатиха биргән кайбер остазларымны гына әйтеп уздым. Чыннан да алар бик күп. Аларның олы ышанычларын аклап, рәсем сәнгате аша матурлык тудырырга өйрәнеп, Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Санкт — Петербург, Түбән Новгород, Төмән кебек калаларда һәм Төркиядә, Парижда узган күргәзмәләрдә дә катнашу бәхете тиде үземә. Бу шулай ук авыл баласы өчен зур бәхет.
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА


 

Комментарийлар