Тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында беренче унлыкта Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә бар
Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре исемлегенә кергән.Бу хакта РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Социология департаменты рейтингыннан билгеле булды. 2016 ел лидерлар...
Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре исемлегенә кергән.

Бу хакта РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Социология департаменты рейтингыннан билгеле булды. 2016 ел лидерлары – Грозный һәм Томск. Беренче унлыкка шулай ук Петербург, Краснодар, Чаллы, Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург керде, дип яза “Российская газета”. Тикшеренүләр Россиянең 38 зур һәм уртача шәһәрендә өченче тапкыр үткәрелә. Аналитиклар шәһәрнең тормыш итү өчен уңайлы һәм төзек булуын, медицина хезмәте сыйфатын, халыкның хезмәт хакы алу күләмен исәпкә ала.
Тикшерүләр авторы, Финанс университетның стратегик үсеш буенча проректоры Алексей Зубец әйтүенчә, экспертлар ике төп юнәлешкә игътибар итә. Беренчесе – шәһәр халкы үзләре мөһим санаган тармакларга - автомобиль юлларының торышы, торак-коммуналь хуҗалыкның эше, югары һәм урта белем алуның сыйфаты, көнкүрештә коррупция киң таралмаган булуы, шулай ук медицина хезмәте сыйфаты бәяләнә.
Социологлар шәһәрдә тормыш сыйфатын бәяләгәндә икенче юнәлеш – халыкның миграциягә әзер булуы һәм миграция, шулай ук керем алуга игътибар ителә.
Аналитиклар мәгълүматларына караганда, Махачкала, Тольятти, Волгоград, Омск, Саратов һәм Әстерханда тормыш сыйфаты әлегә түбән.

Комментарийлар