Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы шәһәрләре аталды

Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы шәһәрләре исемлеген төзегән.Беренче бишлеккә Төмән, Грозный, Мәскәү, Казан һәм Сочи кергән. Бу хакта "Росс...

Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы шәһәрләре исемлеген төзегән.


Беренче бишлеккә Төмән, Грозный, Мәскәү, Казан һәм Сочи кергән. Бу хакта "Российская газета"га университетның проректоры Алексей Зубец хәбәр итә.
Шулай ук беренче унлыкта Екатеринбург, Санкт-Петербург, Череповец, Тула һәм Сургут шәһәрләре бар.
«Мәскәү медицина, торак-коммуналь хуҗалык, халык кереме дәрәҗәсе күрсәткечләре буенча лидерлар исәбендә», — дип белдерә Зубец. Санкт-Петербург та шушы ук күрсәткечләр белән исемлек башына эләккән. Казан исә, анализ өчен алынган барлык күрсәткечләр буенча да лидер булган.

Исемлекне төзү өчен белгечләр 250 меңнән артык кеше яшәүче 78 шәһәрдә уздырылган социаль сораштыру һәм Россия статистикасы мәгълүматларын кулланган. Алар медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, юллар торышы, мәдәният һәм мәгариф үсеше, торак-коммуналь хуҗалык һәм йортлар төзелеше буенча параметрларны күз алдында тотып эшләгән.


Ноябрь урталарында Domofond порталы  урамнарның чисталыгы һәм аларны җыештыру буенча җирле халык канәгать булган шәһәрләр исемлеген төзегән иде. Анда беренче урынны - Анапа, икенче урынны - Сургут, өченче урынны - Саранск алды. Беренче унлыкка Домодедово, Армавир, Майкоп, Грозный, Әлмәт, Чаллы һәм Геленджик кергән.

Миллионлы шәһәрләр арасында беренче урында Краснодар. Аннан соң Мәскәү һәм Казан. Унлыкка Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск, Түбән Новгород, Воронеж һәм Пермь шәһәрләре кертелгән.

Ә менә урамнар чисталыгы буенча иң күп канәгатьсезлек белдерүчеләр Волоколамск, Рубцовск, Пушкино, Новочеркасск, Ногинск, Махачкала, Шахт, Ачинск, Новошахтинск һәм Архангельскида яши.

Комментарийлар