Логотип «Мәйдан» журналы

Төркмәнстанда хатын-кызларга тырнак буяу һәм чәчләрен агарту тыелды

Төркмәнстан хакимияте дәүләт оешмаларында эшләүче хатын-кызларга чәчләрен агартуны, тырнакларын буяуны һәм алтын бизәнү әйберләре тагуны тыйды. "Хроник Туркменистана" басмасы хәбәр итүенчә, республика...

Төркмәнстан хакимияте дәүләт оешмаларында эшләүче хатын-кызларга чәчләрен агартуны, тырнакларын буяуны һәм алтын бизәнү әйберләре тагуны тыйды. 
"Хроник Туркменистана" басмасы хәбәр итүенчә, республика таможнясы хәзер аксыл төстәге чәч буяуларын һәм чәч агарту өчен кулланыла торган матдәләрне кертми. Шулай ук ясалма керфекләр һәм тырнаклар өчен материалларны да кертү тыелды. Әлеге чаралар аркасында республикада булган барлык косметика продуктларына бәяләр 50 процентка артты.
Ә моңа кадәр кертелгән чәч агарту продуктлары, тырнак буяу өчен лак һ.б.ларны хакимият апрель аеннан юкка чыгара башлый, дип яза җирле басма.
 

Комментарийлар