Логотип «Мәйдан» журналы

Төркмәнстанда туй мәҗлесендә исерткеч эчемлекләр кулланган өчен штраф сала башладылар

Төркмәнстанда штраф салыр өчен тагын яңа сәбәп уйлап тапканнар. Фото: http://islam-today.ru Хокук саклаучылар туй мәҗлесләре үтүче үзәкләр янында сакта торалар һәм аек булмаган кунакларга штраф с...

Төркмәнстанда штраф салыр өчен тагын яңа сәбәп уйлап тапканнар.
332997-innerresized600-600-choganly4 Фото: http://islam-today.ru
 
Хокук саклаучылар туй мәҗлесләре үтүче үзәкләр янында сакта торалар һәм аек булмаган кунакларга штраф салалар. Штрафның күләме 50 манат, дип яза «Альтернативные новости Туркменистана» басмасы. Бу якынча 14 доллар.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Ашхабадта үзенчәлекле штрафлар турында хәбәр иткән иде инде. Мәсәлән, ел башында Ашхабад юл патруле массакүләм рәвештә хатын-кыз машина йөртүчеләрнең таныклыкларын алып калып, автомобильләрен штраф салынучы машиналар кую урынына җибәрәләр иде. Шунда ук караңгы төстәге машиналар да "китә"  барды. Моннан кала, җирле басмалар хәбәр итүенчә, сәгать кичке уннан соң гына өенә кайтучы гражданнарга да штраф салына. Төркмән башкаласында рәсми комендант вакыты билгеләнмәгән булуына да карамастан, әлеге гамәл күп еллар буена кулланылып килә.
 
Чыганак: Islam-today

 

Комментарийлар