Логотип «Мәйдан» журналы

Төркияне ком тузаны болыты каплап алды

Төркиянең көньяк, көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен, шул исәптән Әнкара шәһәрен дә, Гарәбстан ярымутравыннан килгән зур тузан болыты каплады.Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, республика өстендә әлеге к...

Төркиянең көньяк, көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен, шул исәптән Әнкара шәһәрен дә, Гарәбстан ярымутравыннан килгән зур тузан болыты каплады.
Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, республика өстендә әлеге ком болыты икенче тәүлек тора инде. Җил булмау сәбәпле, тузан тарала алмый. Атмосфера басымы аркасында күз күреме начарайды. Автомобильләр өстенә тузан катламы яткан, машина йөртүчеләргә томанга каршы яктырткычлар ярдәмендә генә хәрәкәт итү мөмкин. Синоптиклар фаразлавынча, Төркия территориясе өстендәге тузан болыты атна ахырына кадәр сакланачак. Шуның белән бәйле рәвештә табиблар тын юллары авырулары белән интегүчеләргә мөмкин булганча өйдән чыкмаска киңәш итә.
 
Фото: https://islam-today.ru

Комментарийлар