Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиягә “Тропикаль депрессия” гарасаты якынлаша

Төркиягә бу көнгә кадәр тарихта күрелмәгән гарасат якынлаша, дип хәбәр итә Төркия матбугат чаралары. Галимнәр аны “Tropical Medicane” ягъни “Тропикаль депрессия” дип атый. Икенче төрле “Тропикаль цикл...

Төркиягә бу көнгә кадәр тарихта күрелмәгән гарасат якынлаша, дип хәбәр итә Төркия матбугат чаралары. Галимнәр аны “Tropical Medicane” ягъни “Тропикаль депрессия” дип атый. Икенче төрле “Тропикаль циклон” дип тә әйтәләр.
Төркия дәүләт метеорология баш идарәсе, Урта диңгезнең уртасында һава басымы өлкәсе тирәнәеп, көчен арттыру нәтиҗәсендә, тропикаль давыл башлануы күзәтелүен белдерә. Гарасат Анталия губерниясенең көнбатышы, Әгәй диңгезенең көньягына таба хәрәкәт итә. Якшәмбе көнне ул Измир төбәгенә килеп җитәчәк. Җил тизлеге сәгатенә 100-120 км тизлеккә җитәчәк. Бер квадрат метрга 75 кг яңгыр явачак, дип фаразлана.
“Тропикаль депрессия” гарасатының Әгәй диңгезе ярлары буена урнашкан шәһәр-авылларга, бигрәк тә Мугла, Мармарис кебек Измир төбәге районнарына, зыян китерү ихтималы зур.
Гарасат Измирдән соң Грециягә таба китәчәк. Әмма юнәлешен үзгәртмәгән очракта, давылның Мәрмәр диңгезенә килеп җитүе һәм Истанбулга да тәэсир итүе мөмкин.
Метеорология белгечләре әйтүенчә, хәзерге күзәтүләр гарасатның Грециягә таба китәчәген һәм грек иленә күбрәк зыян салачагын күрсәтә.
Төркия дәүләте якынлашучы “Тропикаль циклон” афәтенә каршы чаралар күрү кирәклеген белдерде. Бу җәһәттән Измир губернаторлыгы 30 районда гарасаттан саклану һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү төркемнәре булдырды. Измир мэриясе афәт техник базасын барлап, гадәттән тыш хәл департаменты хезмәткәрләрен һәр төрле эшкә әзер хәлгә китерде. Шулай ук якшәмбе, дүшәмбе көннәрендә кизү торачак табиб һәм фельдшерлар төркеме оештырды. Бу хакта Измир мэриясе Су һәм канализация хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Фото: https://nypost.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/29/172499/

Комментарийлар