Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядәге татар активисты Вахит Ирдән татар авылын үстерү программасын тәкъдим итте

Төркиядә яшәүче татар активисты Вахит Ирдән Төркиядә татар авылын үстерү программасын тәкъдим итте. Март ахырында узачак җирле үзидарә сайлауларына ул авыл старостасы булыр өчен кандидатлыгын күрсәткә...

Төркиядә яшәүче татар активисты Вахит Ирдән Төркиядә татар авылын үстерү программасын тәкъдим итте. Март ахырында узачак җирле үзидарә сайлауларына ул авыл старостасы булыр өчен кандидатлыгын күрсәткән.
Төркиядәге татар активисты Вахит Ирдән татар авылын үстерү программасын тәкъдим итте
Бу турыда “Татар-информ”ның Төркиядәге үзхәбәрчесенә Вахит Ирдән үзе хәбәр итә.

Вахит Ирдән Эскишәһир провинциясендәге Османия татар авылында туып үскән. Бүгенге көндә Эскишәһирдә яши, лаеклы ялда. Вахит Ирдән сайлау программасын “Авылыңны яшәт” дигән шигарь астында тәкъдим итә.

Ул Татарстан ярдәме белән авылда гомумкулланыш өчен сауналы татар мунчасы салырга ниятли. “Себерке белән чабына торган ләүкәле мунча – татар мәдәниятенең бер өлеше. Османиянең чын татар авылы булуы өчен әнә шул җитми”, - ди ул.
Вахит Ирдән авылны яшелләндерү һәм матурайтуга әһәмият бирүен әйтә. Ул моннан 15 ел элек авыл тирәсенә ел саен 500 төп агач утыртуны оештырып җибәргән иде. Староста булып сайлангач та, Сабан туе үткәрелә торган наратлык янына, өмә оештырып, 200 төп кытай хөрмәсе утыртырга җыена.

Милләттәшебезнең сайлауалды программасында авыл урамнарына заманча таш түшәү, су торбаларын алмаштыру да каралган. Авылга керү юлының ике ягына агачлар утырту, чишмә янына ясалма күл ясау да башкарылачак эшләр арасында. Вахит Ирдән авылны бушлай интернет белән тәэмин итүне дә программасына алган.
Бүгенге көндә Османия авылында даими 30 татар гаиләсе һәм берничә төрек гаиләсе яши. Османиядә үткәрелгән сабантуйларында Татарстан Республика җитәкчеләре булып тора. 2013 елда биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Татарстан белән Төркиянең копродукты булыр дип күзалланган “Мөһаҗирләр” фильмы да өлешчә биредә төшереләчәк

Фото: Вахит Ирдән

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181833/

Комментарийлар