Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядәге борынгы шәһәрне сатарга куйганнар

Төркиядә борынгы Баргилия шәһәрен сатарга куйганнар. Ул - якынча 2,5 ел элек булган шәһәр. Фото://islam-today.ruБодрум шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге шәһәрне 8 миллион долларга саталар....

Төркиядә борынгы Баргилия шәһәрен сатарга куйганнар. Ул - якынча 2,5 ел элек булган шәһәр.
356789-innerresized600-600-p1000420 Фото://islam-today.ru
Бодрум шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге шәһәрне 8 миллион долларга саталар. Аның территориясендә акрополь, амфитеатр һәм ташландык монастырь хәрабәләре сакланган. Шунысы билгеле,  бу борынгы шәһәр 1927 еллардан бирле инде шәхси "кулларда". Шул вакыт эчендә анда берничә тапкыр "кара археологлар" һөҗүм иткән, шундыйларның берсе, мәсәлән, борынгы мозаиканы урлау очрагын әйтергә була. Шулай да, Баргилия беренче класслы археология һәйкәлләре исемлегендә тора. Бу исә шәһәр территориясендә ни дә булса төзү тыела дигән сүз.
 

Комментарийлар