Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядә сул кулдан "баш тартырга" тәкъдим иттеләр

Төркиянең дин эшләре буенча идарәсендә яңа фәтва. Төркиядә мөселманнарга ашаганда һәм эчкәндә сул кулны кулланмаска тәкъдим итүче яңа фәтва барлыкка килгән. Әлеге документ Төркиянең дин эшләре буенча...

Төркиянең дин эшләре буенча идарәсендә яңа фәтва. 
Төркиядә мөселманнарга ашаганда һәм эчкәндә сул кулны кулланмаска тәкъдим итүче яңа фәтва барлыкка килгән. Әлеге документ Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе тарафыннан бастырылып чыгарган. "Мөхәммәд пәйгамбәр ашау һәм эчүгә карата гомуми кагыйдәләрдә сул кулны куллану яхшы түгел дип санаган. Сул кул белән шайтаннар ашый-эчә, шунлыктан ул уң кул белән ашарга-эчәргә өйрәткән. Пәйгамбәрнең киңәшләренә һәр мөселман кешесе колак салырга тиеш, шуңа күрә ата-ана балаларына башка дини кагыйдәләр белән беррәттән монысын да өйрәтсен иде", - диелгән әлеге фәтвада. Бу хакта РИА Новости яза.
Шулай да, Диянетта физик мөмкинлекләре чикләнгән очракта, сул кул белән ашау-эчү ярый, дип белдергәннәр.
 

Комментарийлар