Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядә әдәби җурналда Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре турында мәкалә чыкты

Төркиянең “Төрек әдәбияты: Яшь сәнгать” дип аталган әдәби-нәфис журналының март санында күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре белән бәйле мәкалә дөнья күрде. Авторы – Таңсылу Алтай. М...

Төркиянең “Төрек әдәбияты: Яшь сәнгать” дип аталган әдәби-нәфис журналының март санында күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре белән бәйле мәкалә дөнья күрде. Авторы – Таңсылу Алтай. Мәкалә “Баграж, Зәй, Чаллы юллары: Язгы кәрваннар” дип атала.
Төркиядә әдәби җурналда Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре турында мәкалә чыкты
Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре төрекчәгә Фатыйх Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителгән. Ул 2018 елда Төркиядә басылып чыкты.

Ике бит ярымлык мәкаләсендә автор Аяз Гыйләҗевнең үз фикерен укучыга оста юллар белән җиткерүче сизгер һәм күзәтүчән, реалист һәм эстетик карашлы, халык авыз иҗатын сәнгатьчә кулланучы әдип булуын ассызыклаган. Әдипнең авыл мохитен, татар милләтенең мәдәни үзенчәлекләрен тасвирлау ысулларын тикшерүгә игътибар биргән.
Таңсылу Алтай язмасының ахырын “13 мартта Аяз Гыйләҗевнең арабыздан китүенә 17 ел тулу җәһәтеннән, бу мәкаләмне хөрмәт белән, татар халкының кыю, батыр һәм үз милләтен сөюче әдибе рухына багышлыйм” дигән юллар белән тәмамлаган.

  • Таңсылу Алтай - татар диаспорасы вәкиле, Истанбул университеты студенты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты. Әлеге журналның алдагы бер санында Аяз Гыйләҗевнең “Яра” әсәре турында тагын бер мәкаләсе басылган иде


Фото: Рушания Алтай

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182502/

Комментарийлар