Төркия 120 яшьлек Мьянма мөселман карчыгын сыендырган
Бангладешта сыену тапкан Аракан мөселманнары арасында 120 яшьлек Мьянма качагы Азиме Хатун да бар. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.“Анадолу” агентлыгы журналистлары Азиме Хатун белән кыр госпит...
Бангладешта сыену тапкан Аракан мөселманнары арасында 120 яшьлек Мьянма качагы Азиме Хатун да бар. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
“Анадолу” агентлыгы журналистлары Азиме Хатун белән кыр госпиталендә очрашкан. Госпиталь Төркия хөкүмәте карамагындагы Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм юк итү идарәсе (AFAD) хезмәткәрләре тарафыннан “Балукхали” лагеренда оештырылган.
Азиме Хатунның кызы Аиша әйтүенчә, алар үз йортларыннан инде тугыз ай элек үк чыгып киткән булган. Бангладешка алты көн килгәннәр.
Азиме Хатун өлкән яшьтә булу сәбәпле, үзе йөри алмагач, ике улы аны бирегә бамбуктан ясалган утыргычта алып килгән. Аиша ике ир туганының да Бангладешка килгәч үлгәнен әйткән. Хәзер карт әнисен ул үзе генә карый. Качак Төркиягә Аракан мөселманнарына ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткергән.
1970 елдан башлап Мьянма мөселманнары системалы рәвештә этник "чистарту" һөҗүмнәренә дучар булып килә. Ике миллионлы Мьянма мөселманнарының 80 проценты күрше-тирә илләрдә сыену урыны тапкан.
Хәзерге вакытта Мьянмада бары 300 меңләп кенә мөселман калган. Аларның уннарча меңе Бангладешка качарга, сыену табарга тырыша.

Комментарийлар