Логотип «Мәйдан» журналы

Тонзиллиттан ничек котылырга?

Тонзиллит, гади генә итеп әйткәндә, аңкау бизләренең ялкынсынуы дигән сүз. Бүген аның хроник тонзиллит һәм ангина дигән ике төре билгеле. Тонзиллитны “җиңел­чә” авыруга санап, тамагын вакытында дәвала...

Тонзиллит, гади генә итеп әйткәндә, аңкау бизләренең ялкынсынуы дигән сүз. Бүген аның хроник тонзиллит һәм ангина дигән ике төре билгеле. Тонзиллитны “җиңел­чә” авыруга санап, тамагын вакытында дәваламаучылар сәламәтлеген куркыныч астына куя. Бу авырудан интекмәс өчен нишләргә?




* Иң гади ысул — авыз куышлыгын даими рәвештә чис­тартып тору. Иртә-кич тешләрне чистартканда телне дә чистартырга онытмагыз. Ангина, тонзиллит, синусит кебек чирләрнең башы булган микроблар нәкъ менә шунда “яши”.
* Авыруның беренче билгеләре күренә башлауга ук тамакны чайкатырга кирәк. Моны көн дәвамында 3-4 тапкыр кабатлау хәерле. Авызны чайкатканда йоткылык мускулларына массаж ясала, нәтиҗәдә, аңкау бизләренә җыелган үлек тә юыла.
* Чирне алдан кисәтү өчен авыз куышлыгын түбәндәге катнашма  белән чайкатыгыз: бер стакан җылы суга берәр чәй калагы тоз һәм аш серкәсе белән 5 тамчы йод салып бутарга кирәк.
* Тонзиллитны массаж ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин. Моның өчен муенны, баш һәм имән бармаклар арасында калырлык итеп тотып, башны әле бер, әле икенче якка борырга кирәк. Күнегүне, кулларны чиратлаштырып, бер ясау­да 3-4 тапкыр кабатларга кирәк. Муенның ян як өлеш­ләрен колак очыннан җилкәгә кадәр сыпыруның да файдасы тими калмас. Уң якны – сул кул, сул якны уң кул белән массажларга кирәк.


"Кызыл таң"

Комментарийлар