Логотип «Мәйдан» журналы

Тольяттида иң матур татар кызын сайладылар

Тольятти шәһәрендә узган “Тольятти татар кызы – 2018” матурлык бәйгесендә сигез кыз катнашкан. Бу хакта Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты сайты хәбәр итә. Бәйгене Тольятти шәһәре татарлары мил...

Тольятти шәһәрендә узган “Тольятти татар кызы – 2018” матурлык бәйгесендә сигез кыз катнашкан. Бу хакта Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты сайты хәбәр итә.
02
 
Бәйгене Тольятти шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә оештырган.
Жюри туташларның тышкы матурлыгын гына бәяләмәгән. Катнашучылар тамашачы алдында мәдәният, тарих, туган тел, җыр-бию, татар халкының милли йолалары һәм башка өлкәләрдә имтихан тоткан.
Бәйге берничә өлештән торган. Туташлар үзләренең уңышлары турында сөйләгән, аннан татар телендә бишек җырларын башкарган, милли ризыклар пешерү буенча осталыкларын да сынаган.
Жюри, нәтиҗәдә, иң талантлы, матур татар кызы итеп, "Идел” татар халык коллективы әгъзасы Алсу Әюпованы сайлап алган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар