Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела
15-17 ноябрьдә Казанда «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү» Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тар...
15-17 ноябрьдә Казанда «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү» Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырыла.
Форумның максатлары: татар галимнәрен, туган төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, татар этнотуризмын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү. Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Альберт Борһанов сүзләренчә, конференция кысаларында Этнография музеен ачу, «Иске Казан» тарихи-мәдәни тыюлыгына сәяхәт итү каралган.«Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» бөтенрусия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясенең программасында “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” секцияләре эше каралган.Пленар утырыш 16 ноябрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Комментарийлар