ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли
2019 елның 29 ноябреннән «Россия иҗтимагый телевидениесе» федераль телеканалы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалын күрсәтә башлады. Әлегә тапшырулар вакыты көненә өч сәгать тәшкил итә. Киләчәктә биш сәга...
2019 елның 29 ноябреннән «Россия иҗтимагый телевидениесе» федераль телеканалы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалын күрсәтә башлады. Әлегә тапшырулар вакыты көненә өч сәгать тәшкил итә. Киләчәктә биш сәгатькә җиткерү нияте бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов әйтте.
ОТР каналында тапшырулар көн саен иртә белән 6.00 дан 8.00 гә кадәр, кичке 18.00 дән 19.00га кадәр чыга. Иртән ярты сәгатьлек яңалыклар чыгарылышыннан соң ТНВ ның үз тапшырулары башлана. Иртәнге сәгать 7 дә «Здравствуйте» тапшыруы.
Кичке бүлектә «Татарстан хәбәрләре» тапшыруын ОТР ны караучылар ТНВ тамашачыларына караганда алданрак күрә дигән сүз. Ял көннәрендә «7 дней» атналык тапшыруы күрсәтеләчәк.
Ул ОТР каналында тапшыруларны күбрәк прайм вакытка күчерү, рус телле контентны арттыру һәм татар телле тапшыруларны да кертү бурычы торганын билгеләп узды.
РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, беренче мультиплекс составында Россия иҗтимагый телевидениесе (ОТР) каналының төбәк партнерлары трансляцияләре оештырыла башлаган. Моңарчы цифрлы форматта төбәк тапшыруларын беренче мультиплекста ун каналдан «Россия 1», «Россия 24» кенә трансляцияләсә, хәзер ОТР да кушылган.
Комментарийлар