Логотип «Мәйдан» журналы

"ТИСБИ" идарә университетының Чаллы филиалы студентлары шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашты

1 ноябрь көнне "ТИСБИ" идарә университетының Чаллыдагы филиалында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды.Чарада студентлар һәм мөгаллимнәр катнашты. Кунак булып "Мәй...

1 ноябрь көнне "ТИСБИ" идарә университетының Чаллыдагы филиалында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды.

hrif7d48rlk
Чарада студентлар һәм мөгаллимнәр катнашты. Кунак булып "Мәйдан" журналы редакциясе хезмәткәрләре дә килде.
3n1gima82y4
Кичәне, хуҗа буларак, уку йортының директоры Рәис Габсәләм улы Нәҗипов үзенең чыгышы белән башлап җибәрде, Әлфия Ситдыйковага тәрбияви иҗаты өчен рәхмәтен белдерде, аңа иҗат уңышлары теләде. Студентларга мөрәҗәгать итеп ул: "Үз телеңә мәхәббәт, үз халкыңны сөю, аның гореф-гадәтләрен саклап калу - безнең барыбызның да изге бурычыбыз. Бу кечкенәдән үк баланың күңеленә гаиләдә салынырга тиеш. Сез булачак әтиләр, әниләр. Әни кешенең вазифасы балага дөрес тәрбия бирү булса, әти кешенең бурычы - гаиләне матди яктан тәэмин итү, аның тоткасы булып, ныклыгын булдыру. Шулай булганда гына ата-анага хөрмәт булыр, ә инде, бу үз чиратында, үз милләтеңне ярату, аны санлау, үз халкың белән горурлану дигән сүз..."  - диде.
ca-b1u5vhj0
Шулай ук, "Мәйдан" журналы баш редакторы Фидаил Васил улы Мәҗитов Әлфия Ситдыйкованың иҗаты һәм журнал белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
pi-qwdkde64
Студентлар шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле укып, аларның асылына нинди тирән мәгънә салынганын, туган илне ярату, туган телне саклау һәм хөрмәт итү белән сугарылганлыгын дөрес итеп ачып бирә белделәр. Кичә студентларның җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Шагыйрә үзе дә берничә яңа шигырен укыды. Кичә бик җылы һәм күңелле узды.
nefyoz7rohe Фото: https://vk.com/tisbichelny
 

Комментарийлар