Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла. Кичә 14 февральгә билгеләнгән. 18:30 сәгатьтә башлана.«Иҗат кичәсендә Алмаз...

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла. Кичә 14 февральгә билгеләнгән. 18:30 сәгатьтә башлана.

«Иҗат кичәсендә Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак», — дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Рифат Җамал — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе.
 
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамил Гали/архив

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/04-02-2022/tinchurin-teatrynda-shagyyr-rifat-amalny-i-at-kich-se-uzachak-5848644

Комментарийлар