Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчурин театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча премьера чыгара

Тинчурин театры 21 һәм 22 февраль көннәрендә тамашачыны премьерага чакыра.Нәбирә Гыйматдинованың “Утка очкан күбәләктәй...” романтик драмасын Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча Россиянең атказанган,...

Тинчурин театры 21 һәм 22 февраль көннәрендә тамашачыны премьерага чакыра.nebire
Нәбирә Гыйматдинованың “Утка очкан күбәләктәй...” романтик драмасын Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәхнәләштерә.
Нәбирә Гыйматдинова бу инсценировка турында дусты Тәслимә Хәләфне искә алу мәҗлесендә искә төшергән иде.
Әлеге спектакль Әлмәт театрыннан Казанга күченеп килгән Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановларның Тинчурин театрындагы дебюты. Рольләрдә - Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов. Артистлар Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин, музыкант Алмаз Ахунов.
Рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор – Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.
“Утка очкан күбәләктәй...” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турында романтик спектакль, дип яза театр премьера турында. Яшь чикләве – 16+.
 

Фото: https://tatarica.org/


https://tatar-inform.tatar/news/culture/04-02-2021/tinchurin-teatry-n-bir-gyymatdinova-s-re-buencha-premiera-chygara-5803982

Комментарийлар