Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының тамашачылар һәм репетиция залларына давыл зыян китерү сәбәпле, спектакльләр, ким дигәндә, бер атна куелмаячак, дип хәбәр итә театр матбугат...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының тамашачылар һәм репетиция залларына давыл зыян китерү сәбәпле, спектакльләр, ким дигәндә, бер атна куелмаячак, дип хәбәр итә театр матбугат сәркатибе Ләйсән Якупова.
Фото Салават Камалетдинов
“Сәхнә турысындагы түбәнең бер өлешенә зыян китерелгән, шуңа күрә безнең театр үз эшчәнлеген бер атнага туктатачак. Шулай ук репетиция залына һәм декорацияләр саклана торган ангарга да зыян китерелгән. Кассалардан сатып алынган билетлар гамәлдә булачак. Алынган билетлар белән башка спектакльне карарга яки билетларны кире кайтарырга да мөмкин”, - дип билгеләп үтте ул.

Комментарийлар