Логотип «Мәйдан» журналы

Тимур Нагуманов һәм Наил Мәһдиев үзмәшгуль чаллылылар белән очрашачак

5 апрельдә Чаллыда ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзмәшгуль эшмәкәрләр белән очрашу уздырачак. Яңа салым режимы һәм үзмәшгульләр соравы буенча фикер алышуда РФ Дәүләт...

5 апрельдә Чаллыда ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзмәшгуль эшмәкәрләр белән очрашу уздырачак. Яңа салым режимы һәм үзмәшгульләр соравы буенча фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та катнашачак.
Чара барышында яңа салым режимын кулланып эшләү турында фикер алышачаклар, катнашучыларга үзмәшгульләр өчен салым куллану нечкәлекләре, «Минем салым» кушымтасында теркәлү, дәүләт сатып алуларында катнашу, сату каналларын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Салым хезмәте һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» вәкилләре эшмәкәрләр өчен актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр. Үзмәшгульләр закон проектын эшләп бетерү өчен үз идеяләрен тәкъдим итә алачаклар.

Очрашу 11:00 сәгатьтә "KamaRooms" кунакханәсенең конференц-залында узачак.
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар