Логотип «Мәйдан» журналы

Теш сызласа да, күңел болганса да...

Борыч, тоз һәм лимон аш һәм салатка сала торган тәмләткеч кенә түгел! Алар медицинада да файдалы.Тамак авыртса1 аш кашыгы лимон суты, ярты чәй калагы кара борыч һәм 1 чәй калагы диңгез тозын стаканга...

Борыч, тоз һәм лимон аш һәм салатка сала торган тәмләткеч кенә түгел! Алар медицинада да файдалы.
Тамак авыртса
1 аш кашыгы лимон суты, ярты чәй калагы кара борыч һәм 1 чәй калагы диңгез тозын стаканга салып җылы су белән болгатырга. Көненә берничә тапкыр чайкатканнан соң авырту бетә һәм ютәл кими.
Стоматит
1 аш кашыгы Һималай тозын җылы суда болгатырга һәм ашаганнан соң шуның белән авызны чайкатырга. Бу ысул бактерияләрне үтерә һәм яралар төзәлүгә булыша.
Ябыгу өчен
Чирек чәй калагы кара борыч, 2 аш кашыгы лимон суты һәм бер аш кашыгы балны бер стакан җылы суга салып болгатырга. Ашар алдыннан аз-азлап эчәргә.
Күңел болганса
Кара борыч һәм лимон исе косасы килүне туктата ала.
1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы лимон суты һәм 1 чәй калагы кара борыч салып болгатыгыз.
Шуны акрынлап эчегез.
Теш сызласа
Ярты чәй калагы кара борыч һәм шул ук күләмдә канәфер мае теш сызлавын баса. Сызлаган тешкә шушы катнашманы сөртегез.
Салкын тисә
Ярты лимон сутын 1 стакан кайнар суга сыгыгыз. Калган лимонны тышы белән шул ук суга салыгыз. Биш минуттан лимонын алып, бер аш кашыгы бал салыгыз. Шушы суны көн дәвамында 3-4 тапкыр эчегез.
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар