Тәртип кайдан башлана?
Илдә яшәүче әти-әниләрнең 70 проценттан да күбрәге мәктәптә бердәм форма булырга тиеш дип саный. Алар фикеренчә, бу – бик яхшы тәрбия чарасы. Сораштыру барышында ачыкланганча, бүген укучыларның 65 п...
Илдә яшәүче әти-әниләрнең 70 проценттан да күбрәге мәктәптә бердәм форма булырга тиеш дип саный. Алар фикеренчә, бу – бик яхшы тәрбия чарасы. Сораштыру барышында ачыкланганча, бүген укучыларның 65 проценты бердәм форма гамәлдә булган мәктәпләрдә белем ала.
Респондентларның 60 проценты уку йортында өс киеменә зур игътибар бирелүен дә искәрткән. Сораштыруда катнашучыларның 72 проценты, мәктәптә бердәм форма булырга тиеш, дигән фикердә. Бу – дәрес вакытында игътибарлырак булырга ярдәм итә һәм үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора, дип саный алар. Илдә яшәүчеләрнең тагын 38 проценты әйтүенчә, укучылар бердәм форма киеп йөрсә, балаларга карап, аларның әти-әниләренең матди хәленә бәя биреп булмаячак. Димәк, сыйныфташлар арасында үзара мөнәсәбәт тә яхшырачак, дигәннәр. Әти-әниләр бердәм форма тектерүгә акчасын да кызганмый. Мәскәүдә әлеге төр хезмәт уртача – 12-15 мең, Казанда 8-10 мең сум тора, ди. Сүз уңаеннан, баланы 1 сентябрьгә кибеттә киендерү уртача 15-18 мең сумга төшәргә мөмкин.
Респондентлар арасында укучыларны бертөрле киендерүгә каршы чыгучылар да бар. Мәсәлән, сораштыруда катнашучыларның һәр өченчесе, болар – кыз бала тәрбияләүчеләрдер, күрәсең, чәчкә бәйле төрле тәҗрибәләр ясап карарга тәкъдим иткән. Толымга төсле тасмалар кушып үрергә мөмкин, дигән алар. Әти-әниләрнең 13 проценты исә мәктәпкә борынга алка тагып килергә рөхсәт итәргә кирәк дип саный. Сораштыруда катнашучыларның һәр унынчысы укучыны ертык джинсы чалбардан күз алдына китерә. Әле ярый укытучылар үзгә фикердә. Әти-әниләрнең 44 проценты әйтүенчә, аларның балалары белем алган мәктәптә, гомумән, ачык төстәге өс киеме киеп йөрү тыела. Өлкәннәрнең 36 проценты – чәчне “кычкырып тора торган” төсләргә буярга ярамаганлыгын, тагын шул кадәресе үк тәнгә татуировка ясау рөхсәт ителмәвен хәбәр иткән.

Комментарийлар