Тәрҗемәче сүзләре белән Әлмәт «Беренче канал»ның «Вечерний Ургант» тапшыруына эләкте [+ВИДЕО]
Әлмәттә “Яшел фитнес” проектын ачу тантанасында Дания кунаклары да катнашкан иде.Анда велосипед инфраструктурасын булдыру эшенә җәлеп ителгән Майкл Колвилл-Андерсенның сәхнәдәге чыгышын сүзен-сүзгә т...
Әлмәттә “Яшел фитнес” проектын ачу тантанасында Дания кунаклары да катнашкан иде.
Анда велосипед инфраструктурасын булдыру эшенә җәлеп ителгән Майкл Колвилл-Андерсенның сәхнәдәге чыгышын сүзен-сүзгә тәрҗемә иткән тәрҗемәче Беренче каналның “Яңалыклар” һәм “Вечерний Ургант” тапшыруларына эләкте. Әнә шулай итеп нефтьчеләр каласы бөтен Россиягә танылды.
Тәрҗемәченең сүзләре:
«Город имеет Айрата Ринатовича (Әлмәт башлыгы) и «Татнефть», но самое главное это то, что он имеет вас. Это самый важный момент».
Әлеге сүзләр Нефтьчеләр мәйданына җыелган йөзләгән кешедә көлке уятты һәм ул көчле алкышларга күмелде. Дания кунагы баш бармагын югары күтәреп, рус телендә: “Хорошо!” – дип куйды.
Әлеге сүзләр дөреслектә болай тәрҗемә ителергә тиеш иде: "У города есть Айрат Ринатович и "Татнефть", но самое главное – это то, что у него есть вы!"
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=kHTPytoza6I[/embed]
Комментарийлар