Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрәзәләр язга елмая

1 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14 йорт) Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Әхмәт РӘШИТткә 80 яшь...


1 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14 йорт) Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Әхмәт РӘШИТткә 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.



922px-Рашит_Ахмет_Ахатович
Халкыбыз һәм җыр сөючеләр аның шигырьләренә язылган “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк”, “Тәрәзәләр язга елмая” кебек һәр заманда да популяр булып кала килгән җырларны яратып тыңлый һәм җырлый да.
Кичәдә Республикабызның һәм Буа муниципаль районы җитәкчеләре, шагыйрьнең төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, каләмдәшләре, якташлары катнашачак.
Җырчылар Клара Хәйретдинова, Айдар Габдинов, Азат Тимершәех, шулай ук театр училищесы студентлары чыгышлары кичәнең онытылмас бер мизгеле булыр.
Кичә 17 сәгатьтә башлана.

 
http://www.sptatar.ru

Комментарийлар