Логотип «Мәйдан» журналы

Теракт аркасында Истанбулда калган Татарстан балалары тиздән өйләренә кайта

Кичә Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга мө...


Кичә Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга мөмкин. Әлеге теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде.



45d06f2133127727c9d7316ad0b39fca_L
Гадәттән тыш хәл вакытында аэропортта Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм анда 1 нче урынны яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булган. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.
Сүз уңаеннан, теракт вакытында аэропортта Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Максим Федоров та булган, бу хакта ул үзе социаль челтәрләр аша хәбәр иткән.

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт вакытында шунда булган Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле тиздән өйләренә кайтачак.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
 

Комментарийлар