Тәмләткечләрне кайда сакларга?
* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.* Рассольникка кыярны кыздырып яки п...
* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
* Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
* Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
* Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
* Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.
* Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки онын алмаштыра ала. Сохарины үзеңә дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә кирәк. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.

Комментарийлар