Логотип «Мәйдан» журналы

“Тәмле Казан” фестивалендә татар аш-суларын тәкъдим итәләр

8-10 июль көннәрендә Казанда икенче гастрономия фестивале уза.Ул К.Насыйри урамындагы Иске Татар бистәсендә һәм Ш.Мәрҗани урамындагы Кабан күле яр буенда була.“Тәмле Казан” фестивале Татарстан башкала...

8-10 июль көннәрендә Казанда икенче гастрономия фестивале уза.



y202026181654_a
Ул К.Насыйри урамындагы Иске Татар бистәсендә һәм Ш.Мәрҗани урамындагы Кабан күле яр буенда була.
“Тәмле Казан” фестивале Татарстан башкаласы кунакларын һәм шәһәрлеләрне татар аш-сулары, танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗановның рецептлары белән таныштырачак.
Фестиваль рәсми рәвештә 8 июль көнне 17.00 сәгатьтә ачыла. 9-10 июль көннәрендә теләге булган кешеләр “Тәмле Казан” фестиваленә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр килә алачак. Керү – бушлай.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар