Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмәкене тамгалау буенча эксперимент уздырыла

Россиядә тәмәкене тамгалау буенча эксперимент башланды. Хәзер җитештерүчеләр һәр тәмәке кабына ике катлы штрих-код куячаклар.Россиядә 15 гыйнвардан тәмәке продукциясен тамгалау буенча эксперимент башл...

Россиядә тәмәкене тамгалау буенча эксперимент башланды. Хәзер җитештерүчеләр һәр тәмәке кабына ике катлы штрих-код куячаклар.
Россиядә 15 гыйнвардан тәмәке продукциясен тамгалау буенча эксперимент башлана. Ул ел ахырына хәтле барачак. Аның максаты - товарның чынлыгын гарантияләү өчен тамга салу механизмының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тикшерү, шулай ук законсыз тәмәке җитештерү һәм кулланылышка кертү белән көрәшү.
Шулай итеп, экспериментта катнашырга теләк белдергән җитештерүчеләр хәзер һәр тәмәке кабын уникаль штрих-код белән тамгалаячак. Анда марканың исеме, җитештерелү вакыты, урыны турында мәгълүмат булачак.
Бу кодны телефонда махсус мобиль кушымта ярдәмендә укырга мөмкин, дип яза РИА Новости.
Хәзерге вакытта Россиядә мех эшләнмәләре тамгалана. Шулай ук даруларны тамгалау буенча пилот проект эшли. Алга таба аяк киемен, кием-салым һәм урын-җир әйберләрен дә шул рәвешле тамгалап чыгару планлаштырыла. 2018 елның 1 июленнән Россиядә сырага мәҗбүри штрих-код куела башларга мөмкин.
 

Комментарийлар