Логотип «Мәйдан» журналы

Тәлгать Галиуллин: Минем өчен Тукай премиясе ул - танылу һәм киләчәккә илһамландыру

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган язучы Тәлгать Галиуллин үзе өчен премиянең әһәмияте танылу һәм киләчәккә илһамландыру булуын әйтте.Тәлгать Галиуллин премиягә "Мөхәммәт Мәһ...

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган язучы Тәлгать Галиуллин үзе өчен премиянең әһәмияте танылу һәм киләчәккә илһамландыру булуын әйтте.
Тәлгать Галиуллин: Минем өчен Тукай премиясе ул - танылу һәм киләчәккә илһамландыру
Тәлгать Галиуллин премиягә "Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы" роман-эссесы; "Китек көзге" китабы, "Мы – потомки страны Тартария" әдәби-тәнкыйди басмасы өчен лаек.
"Минем өчен бу премия, беренчедән, танылу, икенчедән, киләчәккә илһамландыру. Киләчәктә тагын да дәртләнебрәк эшләргә һәм әсәрләремдә Тукайны, җәмгыятебезне тирәнрәк чагылдыруга этәргеч бирәчәк", - диде язучы.
"Иҗаттан беркайчан туктаганым юк. Көн саен иҗатта мин, пенсиядә булгач, күп өлешем иҗат эше", - ди Тәлгать Галиуллин.
Дәүләт премияләре 26 апрель көнне Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырылды. Лауреатларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/26/185316/

Комментарийлар